“Наркотикларсыз тормыш” республика акциясе кысаларында оештырылган әлеге кичә балалар арасында наркоманлыкны, тәмәке тартуны профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланды. Чарада төрле яшьтәге мәктәп укучылары, укытучылар, әти-әниләр катнашты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре җырлар, уеннар, табышмаклар аша наркотикларның үтергеч куркынычы хакында кабат искәрттеләр. Балалар да бу турыда үз фикерләрен әйттеләр, сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирүләрен белдерделәр.