Әлки районы Иске Хурада җирлегендә авыл исемен һәм җирлек атамасын үзгәртергә җыеналар

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Беренче итеп депутатлар район Уставы проекты турындагы мәсьәләне карадылар. Аның буенча район советының юридик бүлеге начальнигы Рузия Сәлахова чыгыш ясады. Бу утырышта проект икенче укылышта каралды, һәм депутатлар район Уставын яңа редакциядә расларга дигән карар кабул иттеләр.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча да Рузия Сәлахова мәгълүмат белән чыкты. Биредә  Иске Хурада авыл җирлеге советының Сихтермә-Хузангай авылы исемен Иске Сихтермә дип үзгәртү, Иске Хурада авыл җирлеген Иске Сихтермә авыл җирлеге дип атау һәм аның административ үзәге итеп Иске Сихтермә авылын билгеләү турындагы законлылык инициативасы (законодательная инициатива) турында сүз барды. Депутатлар Иске Хурада авыл җирлеге советының әлеге инициативасы белән килештеләр һәм бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советы каравына тәкъдим иттеләр.

Аннан  район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Петров шәхси мөлкәттәге җир участоклары мәйданын арттырган өчен түләү күләмен билгеләү тәртибе хакында чыгыш ясады. Депутатлар әлеге мәсьәлә буенча карар кабул иттеләр.

Депутатлар игътибарына тәкъдим ителгән чираттагы мәсьәлә Т-55 танкын сатып алу һәм урнаштыру хакында булды. Әфганчыларның җирле оешмасы Әфган сугышында катнашкан әлеге танкны районга алып кайтып, Базарлы Матактагы Геройлар паркына урнаштыру хакында тәкъдим белән чыккан. Әлеге тәкъдим башта район советының законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә  мәсьәләләре буенча даими комиссиясендә тикшерелгән. Депутатлар бу башлангычны кабул иттеләр һәм финанс, оештыру мәсьәләләрен хәл итү буенча карар чыгардылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International