Әлки районының Яңа Салман приютында тәрбияләнүче балалар музыка мәктәбендә һәм китапханәдә кунакта булды.

2017 елның 9 июне, җомга

Мәктәп укучылары һәм укытучылары балаларны үз иҗатлары белән таныштырганнар, пианинода уйнап, җырлап күрсәткәннәр. Укытучы Гүзәлия Арсланова фортепианоның ничек төзелгәнлеге хакында сөйләгән. Балалар бәләкәй чүкечләрнең инструмент эчендә йөгереп тылсымлы авазлар чыгаруын кызыксынып күзәткәннәр, ксилофон дигән җиһаз белән танышканнар. Ә Рәзинә Гомәрова белән Олеся Гобәйдуллина балалайкада, гитарада мастер-класс күрсәткәннәр, тавыш инструментлары белән таныштырганнар. Кунаклар гитарада уйнап, кашыклар һәм маракасларда көй чыгарып та караганнар.

Бу көнне малайлар-кызлар балалар китапханәсендә дә булган. Китапханә мөдире Надеҗда Сидорова аларга китаплар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International