Әлки районының Югары Әлморза авылында мәдәният йорты капиталь ремонтлана

2017 елның 10 июне, шимбә

Әлеге бина бик тузган, түбәсеннән яңгыр үтеп интектерә иде. Авыл халкы аның әйбәтләп төзекләндерелүен бик көтте. Һәм менә быел мәдәният йортын капиталь ремонтлауга республика программасы нигезендә 5 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Ремонт эшләрен “Строитель и К” оешмасы алып бара. Бинаның түбәсе калай белән яхшылап ябылды, ишек-тәрәзәләре алыштырылды. Шулай ук суүткәргеч, җылылык системалары тулысынча яңартылачак, санузел, җылы бәдрәф булачак. Мәдәният йортында китапханә дә урнашкан. Биредә җыйнак кына спорт залы булдыру мөмкинлеген дә тапканнар. Төзүчеләр аның өчен бүлмә ясаганнар инде. Анда авыл халкы теннис, бадминтон кебек уеннар белән шөгыльләнә алачак.  Мәдәният йортының идәннәрен яңарту һәм бизәү эшләре район средстволарына башкарылачак. Клубны Республика көненә өлгертергә җыеналар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International