Быел язын алар Юхмачы авылындагы интернатта булып, хәйрия концерты күрсәткәннәр, өлкәннәр һәм инвалидларның һәркайсына бүләкләр өләшкәннәр иде. Биредәге авырлык белән хәрәкәтләнүчеләр өчен коляскалар һәм кайбер урын-җир әйберләре кирәк булуын белгәч, Епархиянең яшьләр бүлеге җитәкчесе Артем Гаранин ярдәм күрсәтергә ышандыра. Һәм менә шушы көннәрдә инвалидлар өчен ике коляска һәм урын-җир әйберләре интернатка кайтып та җитте. Биредә тәрбияләнүчеләр аларны хәзер кинәнеп файдаланалар һәм ярдәм кулы сузган миһербанлы кешеләргә рәхмәт әйтеп туймыйлар.