Әлки районы Сабан туе җирендә кызу эш бара

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Сабантуй үтәсе урында көн саен оешма-учреждениеләр вәкилләре хезмәт куя. Алар төп мәйдан тирәсендәге утыргычларны ремонтлауны төгәлләделәр. Атлар ярышы уза торган ипподромда киртәләрнең черегән баганаларын алыштыру да тәмамланып килә. Киртәләрне яшел төскә буяп чыгалар. Шул ук вакытта ипподромда тамашачылар өчен утыргычлар урнаштыра башладылар.

Районыбыздагы төрле милләтләр тормышын чагылдыручы утарлар да яңарып кунакларны каршы алырга әзерләнә. Сабан туеның төрле ярышлары, уеннары өчен урыннар ясала башлады. 1 июльгә билгеләнгән милли бәйрәмебезне югары дәрәҗәдә, шартына китереп үткәрү өчен әзерлек эшләре бер генә көн дә тынып тормый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International