Бәйрәм кичендә хәйрия акциясе дә үткәрелде. Паркта балалар кулы белән ясалган төрле эшләнмәләрне сату буенча аукцион оештырылды. Озын өстәлләрдә ниләр генә юк – хуҗалык, өй кирәк-яраклары, картиналар, төрле материаллардан эшләнгән чәчәкләр. Күренеп тора, балалар аларны бөтен тырышлыкларын куеп, күңел җылыларын да салып эшләгәннәр. Аукционга тәкъдим ителгән әйберләрнең бәяләре дә кечкенә – символик кына. Әмма бит биредә җыелган акчалар ата-ана назы һәм тәрбиясеннән мәхрүм сабыйлар тәрбияләнүче Салман балалар приютына тапшырылачак. Шуңа да күпләр эшләнмәләрне бәяләрен бермә-бер күтәреп, бик теләп сатып алдылар. Аукционда 6600 сум акча җыелды.