Әлки районында үткән бәйрәм көннәрендә ике “иномарка” авариягә эләккән

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Машина белән район кешесе исерек хәлдә идарә иткән. Автомобильдәге пассажир җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. Район үзәк хастаханәсендә беренче медицина ярдәме күрсәтелгәч, ул өенә кайтарып җибәрелгән. Ә менә  автомобиль руле артына исерек килеш утырган бәндәгә, машинасын ремонтлату чыгымнарыннан тыш, 30 мең сум штраф түләргә һәм ел ярым–ике ел җәяү тәпиләргә туры киләчәк.

11 июньдә Чуаш Борнае янындагы юлдан  тагын бер чит ил автомобиле аска тәгәрәгән. Анысының йөртүчесе айнык була. Шоферга һәм пассажирга беренче медицина ярдәме күрсәтелә. Йөртүче әйтүенчә, авария бер мотоциклның юлны искәрмәстән кисеп үтүе аркасында килеп чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International