Россия көне өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да зурлап билгеләп үтелде

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Бәйрәм алды көнендә “Дан сиңа, Россия!” дигән тематик кичә үткәрелде. Юхмачы авылы китапханәсе хезмәткәрләре Галина Фомина һәм Анна Минсафина интернатта тәрбияләнүчеләргә гади, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп Россия көненең барлыкка килүе тарихы, Россия символлары – әләм, герб, гимн турында сөйләделәр. Ә өлкәннәр Россия турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

 

12 июньдә исә интернатка Демидовка авылыннан клуб мөдире Дмитрий Туров җитәкчелегендәге үзешчәннәр коллективы зур концерт белән килде. Анда шулай ук Туган ил, Ватан, Россия турындагы җырлар яңгырады. Өлкәннәр бик күңелләре булып, үзешчәннәрне рәхмәтләр әйтеп озаттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International