Әлки районы янгын сүндерүчеләре балалар өчен ачык ишекләр көне үткәрделәр

2017 елның 16 июне, җомга

Янгын сүндерүчеләр үзләрендә булган техниканы күрсәттеләр, янгын сүндерү машиналарының ничек эшләүләре турында сөйләделәр. Балалар бу машинаны кызыксынып карап чыктылар, хәтта кабинасына кереп утырып та тордылар.  Янгын сүндерүче абыйларыннан алар әлеге машинаның нәрсә эшләргә сәләтле булуын ишеттеләр. Аларга янгын сүндерүченең махсус костюмын киеп карау да кызык булды. Шулай итеп балалар бу һөнәрнең нинди авыр һәм куркыныч икәнен аңладылар. Пост начальнигы Андрей Клянин нәни кунакларына янгынның нидән килеп чыгуын аңлатты һәм ут чыкканда нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтте. Экскурсия тәмамлангач балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре язылган буклет тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International