Егетләр каршында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Максим Ширягин чыгыш ясады. Очрашуда шулай ук район башлыгы Александр Никошин һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Хәрби хезмәткә кандидатлар сайлап алу буенча актив эшләгәннәре өчен Апак һәм Иске Матак авыл җирлекләре секретарьлары Әлфирә Сираҗева белән Надежда Волостнова Татарстан хәрби комиссариатының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.