Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлкилеләр төркемен район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм район имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Сәләхиев җитәкләде.
Ифтар алдыннан ураза тотучылар Коръәннән сурәләр, намаз укыдылар. Аннары мәҗлес башланды. Ифтарга чакырылучыларны кипкән җиләк-җимеш, пылау, ит һәм яшелчә, камыр ризыклары һәм башка тәм-том белән сыйладылар.
Шулай зурлап, бик күп кеше катнашында ифтар ашы республикада бишенче тапкыр үткәрелде. Быелгы мәҗлестә 10 мең кеше катнашкан.