Футболчылар сигезәр командалы дүрт төркемгә бүленеп уйныйлар. Үз төркемендә җиңгән сигез иң көчле команда плей-оффның чираттагы стадиясенә үтә. 17 июньдә узган матчлар нәтиҗәләре мондый: “Актай”-“Спартак” 2:1; Борискино-Чуаш Кичүе 6:1,. Уеннар нәтиҗәләре буенча әлегә “Альтат” һәм “Актай” алда бара. Чираттагы очрашулар 24 июньгә билгеләнгән. Район беренчелеге август ахырына кадәр дәвам итәчәк.