Әлки ПМК “Мелиорация” эшчеләре күршедә буа ремонтлыйлар

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

“Мелиорация” күчмә механикалаштырылган колонна бу җәйдә күбрәк Спас районында эшли: 

Болгардагы Рәбига күле тирәсен матурайтуда катнаша, Ямбакты һәм Агромаковка авылларындагы буаларны төзекләндерә. Экскаваторчылар Фәргать Гыйләҗев, Замир Сабиров, кранчы Ринат Мурсәлимов, тракторчы Сергей Вандышев инженер Әгъзам Мурсәлимов җитәкчелегендә шушы сулыкларын төзекләндереп, күршеләрне сөендерәчәк.

Мелиорация коллективы быел Яңа Чаллы авылы зиратын чистартуда да катнашты: егетләр экскаватор һәм краннар ярдәмендә зур-зур агачларны кисеп читкә чыгардылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International