Әлки районында “Патриот” клубы хәрби уеннар үткәрде.

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Бу уеннар “Яшь имәннәр” балалар лагере территориясендә үтте. Аларны  клуб җитәкчесе Андрей Зиньков оештырды.

Клуб әгъзалары – кадетлар пневматик винтовкадан атып ярыштылар, вакытка притивогаз киеп, төтен “пәрдәсе” аша хәрәкәт итеп, кул астында булган әйберләр ярдәмендә учак кыбызып осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Шулай ук уеннар барышында Калашников автоматын сүтеп җыю буенча да ярыш булды. Аларда Базарлы Матак мәктәбеннән 21 бала катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча иң булдыклыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International