Аны “Ватан” берләшмәсе иҗтимагый яшьләр оешмасы һәм “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы оештыра. Быел “Хәтер шәме” Базарлы Матактагы Азата итүче солдат һәйкәле каршында үтәчәк. Акция 20.00 сәгатьтә башлана. Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгын яклап көрәшкән, яу кырларында ятып калган якташларыбызны бергәләп искә алыйк.