Аның беренче этабы 13 июньнән 15 июльгә, икенче этабы 1 августтан 30 сентябрьгә чаклы дәвам итә. Исеменнән аңлашылганча, бу чара мәк һәм шуның кебек сабагында, яфракларында яисә чәчәк орлыкларында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне эзләп табып юк итүгә юнәлтелгән. Авыл җирлекләре үзидарәләре кыргый киндер белән “көрәшә”: үскән урыннарын ачыклап юкка чыгара. Полиция хезмәткәрләре кисәтә: йорт тирәсендә, бакчада мәкнең бернинди төрен дә (шул исәптән декоратив) үстерергә ярамый. Әлеге таләпне бозучыларга карата, административ чаралар күреләчәк.