Әлки районы Түбән Әлки авылында мәктәпләренең туган көнен үткәрәләр

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Күпер, Мәктәп, Яшьләр, Түбән һәм башка кайбер урамнарга ком ташылган. Салымның бер өлешен зират тирәсен тотуга тәгаенләгән булганнар, бу эшкә дә керешкәннәр – тимер челтәр белән тотып алачаклар “мәңгелек йорт” тирәсен.

Быел Түбән Әлки мәктәбенең олы “юбилее” – аңа 100 ел тула. Әлкилеләр күп буын балаларга белем биргән мәктәпләренә рәхмәт йөзеннән бу датаны зурлап билгеләп үтәргә җыеналар. Хәзерге вакытта мәктәпнең туган көненә әзерлек бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International