Әлки районында гает намазы кояш чыгып ярты сәгать узганнан соң укылачак

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев әйтүенчә, гает намазы 25 июнь таңында, кояш чыгып ярты сәгать узганнан соң укылачак. Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин боерыгы белән гает намазы иртәнге 3 сәгать 30 минутта укылырга тиеш. Шулай итеп, мөселманнар өчен иң кадерле айларның берсе рмазан тәмамланып килә.

“Барлык мөселман кардәшләрне Ураза гаете белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә илләребезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, бәхет-сәгадәт насыйп әйләсен. Амин!” – бусы Ирек хәзрәтнең әлкилеләргә теләге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International