Әлки районы Карга авылында бик кирәкле бинаны ремонтлыйлар

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Халык купкач, ярдәм итүчеләр дә табылган. “Мостовик” җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Вәлиев идән һәм бина тирәли отмостка ясар өчен бетон эретмә китерткән. Бинаны профнастил белән тышлаганнар, пластик тәрәзәләр, тимер ишекләр куйганнар. Эшне оештыруга авыл җирлеге башкарма комитеты да үз өлешен керткән. Хәзер зираттагы бу өйдә мәрхүмнәрне җирләү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар, аларын да яңартканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International