Республика һәм район газеталарына 25-28 июньгә чаклы подписка рәсмиләштерергә була

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Үзәк газета-журналларга язылу вакыты бу атнада тәмамлана. Республика һәм район газеталарына 25-28 июньгә чаклы подписка рәсмиләштерергә була. Кайбер авылларда почта хезмәткәрләре атнасына 3-4 көн генә эшлиләр, шуңа күрә матбугатка язылуны соңгы көннәргә калдырмагыз.

“Әлки хәбәрләре” газетасына 4747 кеше язылган. Хөрмәтле укучыларыбыз, район газетасына һәм “Татмедиа” җәмгыяте чыгаручы ким дигәндә өч басмага алты айга  язылып телевизор һәм башка призлар ота аласыз. Аның өчен квитанция күчермәләрен түбәндәге адреска юлларга кирәк: 420066, Казан шәһ., Декабристлар ур., 2. Электрон почта аша ( podpiska@tatmedia.ru) да җибәреп була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International