Әлки районының Иске Камка авылында 60 кешелек ифтар мәҗлесе үткәрелгән

2017 елның 24 июне, шимбә

Мәҗлескә Иске Камканың үзеннән, Карамалы, Мәүләшә, Алпар, Чаллы авылларыннан җәмгысе 60 кеше чакырылган. Өстәл әзерләү чыгымнарын Фоат Вәлиев тулысы белән үзе күтәргән. Аш-суны исә җирлек советы, бюджет оешмалары хезмәткәрләре әзерләгән. Ифтар мәҗлесендә район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов һәм район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев катнашканнар. Кунакларны  котлаганнар. Җирлек башлыгы Фәргать Акберов та мәҗлескә килүчеләргә үз теләкләрен җиткергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International