Әлки районы: “Каенкай” приютында “Бергәләп булдырабыз” проекты эшли

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Социаль приютларда тәрбияләнүче балаларга җәмгыятьтә үз урынын табарга, булган сәләтләрен үстерергә ярдәм итәргә тиешле “Бергәләп булдырабыз” проекты “Каенкай”да сыену тапкан малайлар һәм кызлар өчен ишекләрне ачты.

Апрельдән алып балалар иҗаты йортында эшләүче түгәрәкләрдә 72 дәрес алдылар, рәсем сәнгате, агач эшкәртү, компьютер осталыгы нигезләренә төшенделәр.

“Спортны сайлыйм” юнәлеше буенча да шактый эш эшләнде: бассейнда йөзделәр алар, өстәл теннисына өйрәнделәр. Ә приютның үзендә “Бергәләп булдырабыз” проекты кысаларында оештырылган аш әзерләү, тегү кабинетларында балалар үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен үзләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International