Лагерьга үтеп керүләре ансат түгел икән, һәм бу безгә бик ошады да: капка янында сакта торучы Оксана Денисова минем кемлегемне ачыклагач һәм директордан рөхсәт алгач кына уздырды. Дөрес эшли сакчы, балалар иминлеге өчен җаваплы бит ул.
Шат тавышлар, чыр-чу ишетелгән якка атладым һәм кояш күзендәге иркен аланга килеп чыктым. Спорт мәйданчыгы икән бит. Биредә бертөркем балалар тренерлары белән волейбол уйныйлар, янәшәдә урнаштырылган тренажерларда кайсы үрмәли, кайсы тартыла, кайсы баш түбән асылынган да, үзенең шул хәләтеннән рәхәтлеккә чумган...
Кычкырып исәнләшүем булды, мине кызлар әйләндереп алды. Хәзерге балалар оялып тормый бит: сез кем, кайдан килдегез, кебек сорауларга күмеп ташладылар. Алардан бераз гына олырак күренгән кыз вожатыйлары икән, Иске Камкадан Әдилә Хәмәтвәлиева, педагогик көллияттә белем ала. Лагерьда җәйге практика үтеп йөри.
–Әдилә шәп вожатый! Ул безгә ошый! Ул безне ачуланмый, төрле кызыклар уйлап чыгара! Әдилә белән кызык безгә!–дип бер-берсен бүлдереп “сайраштылар” кызлар.
Әдиләдән сораштырып шуны белдем: лагерьда 45 бала ял итә, ике отрядка бүленеп (берсендә вожатый Ләлә Гаязова) төрле уеннар, конкурслар, викториналар үткәреп, үзара ярышалар икән.
–Отрядлар аз булгач, без быел һәр баланың инициативасын үстерүне, сәләтләрен ачыклауны максат итеп куйдык. Көн нәтиҗәсенә карап бәя куябыз, ә смена тәмамлангач, нәтиҗә ясап, бүләкләр тапшырачакбыз,–ди вожатый.
Үз сүзләрен кыстырасылары килеп түземсезләнеп көтеп торган балаларга борылам. Танышабыз. Араларында дүрт Камилә бар икән бит! тагын Реана, София, Рома һәм башкалар… Көннәрегез ничек үтә соң дигәч:
–Бик күңелле, бик рәхәт! Без кичә гашыйклар көне үткәрдек, “Мисс-лагерь”, “Мистер-лагерь”ларны сайладык. Рәсемнәр конкурсы булды. Иртәгә Болгарга сәяхәткә җыенабыз. Ә кич җиткәч, “патша төне” үткәрәчәкбез – бу төндә йокларга соңрак ятарга, төрле шуклыклар эшләргә ярый. Чөнки смена бетә бит безнең,–дип тезеп киттеләр кызлар. Камиләләрнең берсе:
–Минем лагерьдан китәсем килми, тагын калырмын әле мөгаен,–диюе булды, башкалар:
–Мин дә! Минем дә каласым килә! дип кушылдылар.
Лагерь педагоглары балаларга физик тәрбия бирүне дә кайгырталар: физрук Айдар Сафиуллин спортның уен төрләрен киң куллана, ярышлар оештыра икән. Балаларга гел хәрәкәт кирәк бит, алар һич тик тора алмый. Шуңа күрә быел гына төзеп куйган спорт мәйданчыгын “эшкә җиккәннәр” – көннең күп вакыты шунда үтә.