Әлки районында яфрак азык хәзерли башладылар

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Яшь маллар өчен бик файдалы яфрак азык һәм фитаминлы үләннәрне ел саен нәкъ менә июль башында җыя башлыйбыз. Чөнки белгечләр шушы чорда яфракта һәм үләндә файдалы матдәләрнең иң күп булуын әйтәләр.

Район учреждениеләре, предприятиеләр коллективларына яфрак азык хәзерләү буенча бирем дә җиткерелде. Витаминлы себеркеләрне яшь маллар асрала торган терлекчелек  комплексларына, гаилә фермаларына тапшырачаклар.

Район газетасы редакциясе коллективы, витаминлы азык хәзерләүдә катнашып, аны Чуаш Кичүе мега-фермасына тапшырачак. Ферма директоры Рафаэль Зәйдуллин әйтүенчә, витаминлы үлән кабул итү өчен урыннар әзерләнгән. Узган елда хәзерләнгән себеркеләрне тулысы белән яшь терлекләргә ашатып бетергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International