Әлки районының Карга мәктәбендә газ казаннарын алыштыралар

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Бу мәктәп ачылганга да дистә елдан артык вакыт узып киткән. Хәзер биредә тугызеллык мәктәптән тыш балалар бакчасы да эшли. Бинаның мәйданы бик зур, 1700 кв. метр, аны җылыту соңгы елларда катлаулана төште. Республика программасы нигезендә мәктәп бинасының газ казаннарын алыштыра башладылар. Моны “Әлкиспецстрой” җәмгыяте башкара. Бинага өч газ казаны куелачак, шулай итеп бинаны тиешенчә җылытып та булачак, энергия дә экономияләнәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International