Әлки район Сабан туенда ат ярышында катнашучыларның барысына да бүләк бирәчәкләр

2017 елның 30 июне, җомга

Алдагы елларда ярышларда беренче килүчеләргә суыткыч, кер машинасы, тузан суырткыч кебек көнкүреш техникасы бүләк итә иделәр. Мондый бүләкне алып китүе үзе бер мәшәкать. Шуңа күрә акчалата бүләкләр тапшырырга булганнар. Ат чабышларында 22 ат катнашыр дип көтелә, аларның 16 сы авыл атлары исемлегенә теркәлгән. Һәр ярышучының күрсәткән нәтиҗәсенә карап билгеләячәкләр бүләкнең зурлыгын. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International