Татарстанда Зәй районындагы фаҗига белән бәйле рәвештә матәм көне игълан ителә

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

(Казан, 2 июль, "Татар-информ", Валерия Белова). Зәй районында 13 кеше һәлак булган.  Әлеге фаҗига белән бәйле рәвештә Татарстанда матәм көне игълан ителә, күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла.Бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый.Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, шуларның икесе бала, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Авария нәтиҗәсендә 15 кеше зыян күргән, шуларның 12се хәзерге вакытта стационарда. Тагын өч кеше амбулатор дәвалануга юнәлтелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International