Базарлы Матакның Төзүчеләр урамында “Чиста су” республика программасы нигезендә яңа суүткәргечләр салынды

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

 Әлеге урамда яшәүчеләр су җитмәүдән аптырый иделәр. Суүткәргечләр тишелеп тә  еш җәфалады. Һәм менә быел урамның буеннан буена яңна трасса салынды. Әлеге эшләрне Казаннан “Азамат” җәмгыяте башкарды. Егетләрне яңгырле көннәр дә куркытмады, теләсә нинди шартларда эшләрен дәвам иттеләр. Кыска гына вакыт эчендә куәтле экскаваторлар ярдәмендә зур күләмле эш башкарылды.

Әлеге бригада район үзәгенең Юбилей урамында да суүткәргечләр алыштыра, “Ләйсән” йөзү бассейнына янәшәдәге су скважинасыннан яңа трасса салды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International