Әлки районы вәкилләре республика Уявында катнаштылар

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Алар чуаш өен, шунда пасха бәйрәме үткәрү йоласын күрсәттеләр. Бәйрәмдә Югары Кәчидән “Шанграв” фольклор ансамбле чыгыш ясады. Уявны шулай ук районный чуашлар яшәгән авыллар клублары хезмәткәрләре чыгышлары да тулыландырды.

Бәйрәм кысаларында “Чуаш сылуы” конкурсы да үткәрелгән. Анда Хузангайда узган шундый ук конкурста җиңгән кызыбыз Екатерина Краснова да катнашты. Дөрес, республика конкурсында җиңә алмады ул. Уявны оештыручылар Әлки вәкилләренә рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International