Әлки районы башлыгына Юрий Гагарин медале тапшырылды

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Күптән түгел Россия Космонавтика федерациясе президенты, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, СССРның очучы космонавты, авиация генерал полковнигы Владимир Коваленок Александр Никошинны Юрий Гагарин исемендәге медаль белән бүләкләү турындагы карарга кул куйган иде. Медальне тапшырганда “Аэроджет” Америка аэрокосмик компаниясенең Россиядәге вәкиле Анатолий Михеев болай диде:

– Чит илләр Россиягә карата икътисади санкция чаралары кулланган чорда да Әлки районы Сезнең җитәкчелектә уңышлы үсә. Әлки җирендә ил космонавтикасын үстерүгә өлнш керткән кайбер галимнәр туып үскән яки биредә яшәгән. Районның туган якты өйрәнү музеенда  космонавтикага багышланган бүлек Сезнең ярдәм белән эшләп килә. Ул Россия космонавтикасы музейлары ассоциациясенә кертелде. Хезмәтегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим Сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International