Әлки районының Абдул Салман авылына нигез салучыларга һәйкәл куйганда капсула эчендәге хат

2017 елның 22 июле, шимбә

Дәһшәтле сугыш балалары да санаулы гына калып бара. Сугышчылар, калган толлар да инде күптән бакыйлыкта. Бүген го-

мер итүчеләребез аларны искә алабыз, хөрмәтлибез, догалар кылабыз.Вакыт, замана, дәвер, чор. Аллаһы Тәгалә тарафыннан безләргә бирелгән олы бүләк. Ул тиз уза. Без аны ничек уздырабыз, сарыф итәбез? Файдагамы, заягамы? Күбебез моны олыгайгач кына узганнарга әйләнеп карап бәя бирә алабыз. Кызагныч, өлкән буыннарыбыз, тормыш авырлыгы, катлаулылыгы белән бәйле, безгә язма рәвештә тарихыбызны бәян итеп калдыра алмаганнар. Бу эшкә 2006нчы елда гына кызыксынып тотынынылды. Ниһаятъ, 2010елда барлык кардәшләребезнең 11-13 буын шәҗәрәсе торгызылды һәм 2011нче елда, Татарстанда беренче булып, тулы мәгънәдә, шәҗәрә бәйрәме уздырылды.

Кардәшләребез, туганнарыбыз тарихында өйрәнеп бетмәгән вакыйгалар күп әле. Аларны инде архив документларыннан гына та-

бып була. Бу васыятънамәне укыганда күп нәрсә өйрәнелгән, ачыланган булыр, иншалла. Кыскача өйрәнелмәгәннәр турында:

1811-1812елларда 3 туганыбыз китеп сугышта югалган, 1854-55 ел ларда 4 туганыбыз сугышта югалган, 1877-78 еллардагы сугыштан бер солдатның зәгыфьләнеп кайтканын гына беләбез, ә тагын кемнәр катнашканын, һәлак булганын белмибез. 1904 елгы Япон сугышында катнашкн кардәшләребезне белмибез. 1914-20 еллардагы сугышларда катнашканнарның, һәлак булганнарның бик әзен генә беләбез. Олы сугышлар булмаганда рекрутка алынып кире кайта алмаган кардәшләребез дистәләгән. Аларның язмышын белмибез. Бәлки башка чор матариаллары да табылыр. Бәлки борынгырак чорда яшәгән: Давыт, Хөсәен, Кадыйр, Тимкәй, Ишкәй, Чипкәнәй Һәм өлкәнрәк буыннарның тормышын, көнкүрешен чагылдырган докуменлар табылыр, туып үскән урыннары ачыкланыр.

Вакыт тиз уза, еллар үтә, буыннар алышына. Вакытны дөрес кулланыгыз, заяга узмасын, Бар булганны, ишеткәнне, күргәнне кә-

газьгә, башка электрон базаларга теркәгез. Җир. Элек бик кадерле байлак , товар, яшәү чыганагы җир булган. Җир өчен көрәш барган. 18нче гасыр ахырында безнең бабайларыбызны ошбу урынга җирле булу максаты китергән. Шушы урында, җир куенында җәсәдләре мәңге саклана. Барыбызга да алар кадерле булырга тиеш. Чит җирләрдә, сугышларда, башка сәбәпләр белән калганнаның җәсәдләре, рухлары безгә, сезләргә кадерле булырга, онытылмаска тиеш.

Җир- ананы саклагыз, табигатъне, мөхитне күз карасы кебек кадерләп пычратмыйча кулланыгыз,киләкәк буыннарга яхшы халәттә калдырыгыз. Белемгә омтылыгыз, белем алу чиксез. Калган гамәлләрнең чиге  бар Күп телләрне өйрәнегез, беренче чиратта камил рәвештә үз телебезне. Сәяхәт кылырга тырышыгыз. Болар зур белем чыганагы Һәм рухи байлык.

Бүген безне борчый милләтебез язмышы, авылыбызның киләчәге. Милләтне саклый тел, хәнәфи мәзһәбендәге ислам динебез.

Милләтебезнең тамырына балта чабучы өч нәрсә бар: Телебезне кулланмау, үстермәү, сакламау, милләтара аралашу теле икәненә инанамау; Катнаш никахлар(моны кеше вакыты узгач кына аңлый); динсезлек ( Моңа тәрбияне яшьтән бирергә, олыгайгач соңрак була). Саклагыз динебезне, телебезне (төрки 40 тан артык тел арасында иң камиле), гореф- гадәтләребезне, сакланыгыз һәм саклагыгыз балаларыгызны катнаш никахлардан.

Көнләшмәгез, хөсетләнмәгез, ярдәмле булыгыз, кеше хакына,малына кызыкмагыз , кул сузмагыз. Дөнья малы бер көнлек,үкенергә булмасын.Авылны таратмаска тырышыгыз, таралса да һәрдаим зиярәт кылыгыз, киләчәк буыннарга да онытмаска, догалы булырга васыять итеп калдырыгыз. Бәхетле, озын гомерле булырсыз, күңелләрегез тыныч булыр, иншалла.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булыгыз!

2017нче ел, Июль аеның 15нче көне, шимбә.

Габделваһаб Салман(Морзалар Салманы) халкы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International