Сезон башыннан дистәгә якын әлкиле урман бете эләктереп медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. табиблар талпаннан саклану чараларын даими кулланырга киңәш итә. Аларга алдан прививка ясату, урман-кырга ябык киемдә бару, аннан кайткач үзеңне тулысынча карап тикшереп чыгу керә. Онытмагыз: талпан – энцефалит һәм боррелиоз дигән куркыныч чирләр таратучы бөҗәк.