Терлекләрне әлеге газаплардан котылдыру юлы бар. Моның өчен район ветеринария хезмәте шәһси ярдәмче хуҗалыкларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында асралучы сыер-бозауларны бөҗәк тешләвенә каршы махсус препаратлар белән эшкәртә. Бу эш инде Үргәгар, Татар Мулла авылларында башкарылган. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары чакыруы буенча ветеринарлар теләсә кайсы авылга килеп җитә һәм иртән иртүк көтү чыкканчы сыер-таналарның аркасына препарат сөртеп чыга. Моны хуҗа үзе дә эшли ала, бары ветеринария берләшмәсенә килеп даруны алып кына китәргә кирәк.