Әйтик, узган атнада Әхмәт авылы мәдәният йорты шунда яшәүчеләр өчен “Печән өсте” дигән сәхнәләштерелгән тамаша оештырган. Яңа бәйрәм кызыклы килеп чыккан, өлкәннәр яшьлекләрен искә төшергән, төрле җырлар җырлаган. Яшьләр һәм балалар өчен кем тизрәк үләннәрне чаба, печәнне җыя кебегрәк конкурслар үткәрелгән. Түбән Биктимер, Татар Мулла авылы клублары балалар белән спорт эстафетасы уздырганнар. Юхмачыда һәм Ташбилгедә әдәби кичә, Бибай Чаллы клубында “Караоке-концерт”, Иске Матакта Уявны озату, Салманда шахмат-шашка турниры үткәргәннәр.