Урамда өстәлләр куеп сәүдә итү транспорт чарасы хәрәкәтенә, шулай ук җәяүлеләргә дә куркыныч тудыра. Элек мондый сәүдә нокталары бик күп иде, соңгы вакытта алар сәүдә йортларына күчеп беттеләр. Ә берничә эшмәкәр әлегәчә ачык һавада сатуны дәвам итте. Якын көннәрдә аларга да махсус урыннар тәкъдим ителеп, урамда сатуларын туктаттырачаклар.