Базарлы Матактагы “Ләйсән” йөзү бассейнында өстәмә төзелеш эшләре бара.
Биредә Екатеринбургтан килгән махсус бригада бассейнның буеннан буена хәвефсезлек баскычын ясап бетереп килә. Әлеге бригада бассейн савытында хасил булган ярыкларны да төзәтеп чыгачак.
Тагын бер бригада җилләткеч системасын төзәтә. Вентиляция юлларында су хасил булган. Шуның аркасында түшәмдә су таплары калган.
Яңа сезонга инде бассейнның үз су башнясы да булдырылды. Моннан тыш, алдагы сезонда суны махсус химик матдәләр белән дезинфекцияләп тору яңача, сыйфатлырак башкарылачак. Бу көннәрдә йөзү бассейнын матурлау белән дә шөгыльләнәләр. Бинаның әйләнә-тирәсе әйбәтләп эшкәртелеп, күпьеллык үлән чәчелә.