Әлки районында сынау өчен уракка төшеп карадылар

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Комбайнчылар “Борискино” отрядының уҗым бодае басуында суктыруга тотындылар. Дөрес, әлегә бөртеклеләр турыдан-туры суктыру өчен дымлырак. Әмма һава шартлары шулай аяз торганда алдагы ике көндә тулысынча уракка керешергә дә мөмкин.

Филиалның баш агрономы Радик Бильданов әйтүенчә, бүген уракка төшеп комбайннарны сынап карарга һәм бөртеклеләрнең чыгышын да билгеләргә булганнар.

Әлеге кырдан гектардан уртача 38 центнер ашлык чыккан. Филиалда комбайннарны уракка сыйфатлы итеп әзерләгәннәр. Һәр кыр корабына икешәр механизатор беркетелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International