Әлки районында исереп рульгә утыручылар күбәйгән

2017 елның 11 августы, җомга

Алкоголь кулланып рульгә утыручыларга карата җәза чаралары шактый кырысланды. Бу нәтиҗәсез калмады: күпләр, аз гына махмыр булса да, транспорт белән идарә итәргә җөрьәт итмиләр. Эчкән килеш ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләгүчеләр дә кимегән иде. Ә менә узган атнада, зур бәйрәмнәр булмаса да, юлда исерекләр ишәйгән – инспекторлар салмыш хәлдә машина белән идарә итүче өч йөртүчене туктатканнар. Сәрхүшләргә карата беркетмәләр төзелгән һәм судка юлланган. Аларны 30 мең сум штраф 1,5-2 ел автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителү көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International