Әлки районы башлыгы төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

“Төзүче – иң күптәнге һәм иң тыныч (мирная) һөнәр иясе. Теләсә кайсы җәмгыятьтә бу профессия кешеләренә ихтыяҗ бик зур, Торак йортлар, социаль-мәдәни һәм производство объектлары корып, сез кешеләр өчен  бик күп уңайлыклар тудырасыз. Хезмәтегез җиңелләрдән булмаса да, еш кына шактый катлаулы шартларда эшләргә туры килсә дә, сез аны  җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкарырга омтыласыз.  

Районыбызның барлык төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлыйм. Мактауга һәм зурлауга лаек хезмәтегезне һәрчак шулай күңел биреп башкарып, кешеләрне сөендерсәгез иде. Һәркайсыгызга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаиләләрегезгә бәхет, иминлек, муллык, эшегездә уңышлар телим”, дигән сүзләр бар район башлыгы котлавында.   

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International