Әлки районында 100 мең сумлык Президент премиясенә 15 комбайнчы дәгъва кыла

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Бу бүләкне суктыруда эшләүче 150 һәм игеннәрне теземнәргә салучы 50 комбайнчыга бирү күздә тотыла.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә иң зур күрсәткечләргә ирешеп эшләүче  игенчеләребез исемлеге даими төзелә. Аннан ул исемлек Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына юллана. Әлегә районыбызда иң алдынгы комбайнчылар исемлегендә Андрей Захаров (620 тонна бөртек суктырган),Евгений Арнаков (607 тонна), Олег Серягин (605 тонна), Җәүдәт Хисмәтов (245 тонна), Юрий Севрикеев (224 тонна), Ришат Маннапов (2697 гектарда теземнәргә салган), Павел Падюшов (2096 гектарда) бар. Районыбыздан Президент премиясенә 15 комбайнчы дәгъва кыла. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International