Әлки районында “Тоннель” оператив-профилактика чарасы вакытында юл кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы ачыкланды

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Әлеге акция 11 августта Алексеевск-Югары Колок автомобиль юлының 45 нче километрында (Базарлы Матакның Кояшлы урамы, “Три тополя” кафесы янында)  үткәрелгән иде. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок уполномоченныйлары анда бигрәк тә транспорт чараларында кешеләрне, шул исәптән балаларны йөртү кагыйдәләренең ничек үтәлүен тикшерделәр. Акция барышында кешеләрне йөртү, хәвефсезлек каешларын куллану кагыйдәләренең  бозылуы, шулай ук административ штрафларның вакытында түләнмәве фактлары мәгълүм булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International