Әлки районында бу атнада балаларны һәм өлкән яшьтәгеләрне гриппка каршы вакциналау башлана

2017 елның 18 августы, җомга

Татарстанга 200 меңгә якын доза  гриппка каршы вакцина кайтарылган һәм республиканың барлык медицина оешмаларына бүлеп бирелгән. Бүген- иртәгә препаратлар районга да кайтып җитәчәк. Роспотребнадзорның Нурлат, Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов әйтүенчә, гриппка каршы прививка 6 айдан 18 яшькәчә балаларга һәм 60 яшьтән узган өлкәннәргә ясалачак. Нәкъ менә балалар һәм олы яшьтәгеләр гриппка тизрәк бирешә. Белгечләр фаразлавынча, грипп инде сентябрьнең икенче яртысында “һөҗүм итәргә” мөмкин. Шуңа бүгеннән аннан саклану чараларын күрергә кирәк. Прививканы медицина иминият полисы теркәлгән медицина оешмасында ясатырга була. Мәктәп укучыларына вакциналау уку йортындагы медицина кабинетларында да үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International