Паркның уртасында мәһабәт амфитеатр (сәхнә һәм утыргычлар) төзелеп бетеп килә. Биредә шулай ук балалар өчен уен мәйданчыгы, модульле бәдрәфләр пәйда булачак, җәяүлеләр юллары яңартылачак. Төзелешне Чистайдан “Яңа шәһәр” ҖЧҖ алып бара. Алар реконструкция эшләрен Республика көненә төгәлләүне күздә тоталар. 30 августта “Ленин бакчасы”нда зур бәйрәм оештырылачак.
Паркларны яңарту, уңайлы-матур итү эшләре алга таба да дәвам итәчәк. Киләсе елга үзәк паркта фонтан урнаштыру нияте дә бар.