Әлки районында 21 августтан 10 сентябрьгәчә “Игътибар – балалар!” профилактика акциясе үткәрелә

2017 елның 18 августы, җомга

Әлеге акция балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүенә юл куймау, аларга юлда хәвефсез тәртип кагыйдәләрен өйрәтү максатында оештырыла. Бу чорда полиция хезмәткәрләре балигъ булмаган пассажирларны йөртү, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирүе белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләренең бозылуын кисәтү буенча рейдлар үткәрәләр. Шулай ук балаларга һәм үсмерләргә, аларның әти-әниләренә юлда хәвефсез тәртип зарурлыгын аңлаталар.

Район дәүләт автоинспекциясе  һәркемне юлда игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Озын җәйге ялдан соң  бу бигрәк тә әһәмиятле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International