Әлки районы юлларында “зебра”лар яңартылачак, ясалма сикермәләр ясалачак

2017 елның 18 августы, җомга

Юл хәвефсезлеге район комиссиясенең чираттагы утырышында шул мәсьәлә күтәрелде. Район үзәгендә берничә урамда җәяүлеләр юлны кичә торган урыннар билгеләнгән. Анда махсус юл билгесе куела. Шулай ук асфальтта ачык төстәге буяу белән буй-буй сызыклар да ясала. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетына әлеге “зебра”ларны яңарту бурычы йөкләнде. Әлеге җирлек җитәкчелеге шулай ук  өстәмә рәвештә кую өчен тиз арада  берничә юл билгесе дә ясатырга тиеш. Бу эшләрне мәктәпләрдә укулар башланганчы башкару зарур.

Юл хәвефсезлеге комиссиясе утырышында юлларда берничә урында  ясалма сикертмәләр  булдыру мәсьәләсе дә тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International