Өч йөртүче транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен тоткарланган. Районның баш автоинспекторы Рәис Сафин әйтүенчә, автомобильдә тизлек режимын бозу, хәвефсезлек каешын каптырмау, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу кебек кагыйдә бозулар еш очрый. Юл кагыйдәләрен санга сукмыйча, үзләренә дә, бүтәннәргә дә хәвеф тудыручы йөртүчеләргә штрафлар салынган.