Әлкидә район башлыгы призларына футбол бәйгесе башланды

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Бәйге нәтиҗәләре Татарстан Республикасы көнендә игълан ителәчәк. Беренче очрашу “Актай” (Базарлы Матак яшьләре) һәм “Алпар” командалары арасында узды. Уен 1:0 исәбе белән “Актай” файдасына төгәлләнде. “Альтат” (Базарлы Матак яшьләре) ДЮСШ комнадасы белән очрашуда 0:2 исәбе белән җиңелде. Тиздән футбол кырында “Актай” һәм “Спартак” (район советы һәм башкарма комитеты) командалары көч сынашачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International