Әлки районы паркларында даими төстә дискотекалар оештырыла

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Район үзәгендә берничә ел элек төзелгән парклар халыкның яратып йөри торган ял урынына әйләнеп бара. Балалар анда иртәдән кичкә кадәр  спорт һәм уен мәйданчыкларында мәш киләләр. Олылар күбесенчә эштән соң дус-танышлар белән очрашып, сөйләшеп-гәпләшеп утырырга яраталар. Паркларда оештырыла торган төрле чараларга да халык шактый җыела.  

Әлегә кадәр мәдәният хезмәткәрләре Ана даны һәм Геройлар паркларында көн саен яшьләр өчен бию кичәләре үткәрделәр. Хәзер ике паркта чиратлап ял көннәрендә  дискотекалар оештыралар. Тыл хезмәтчәннәре скверында да берничә мәртәбә бию кичәләре булды. Җылы җәйге кичләрдә яшьләр саф һавадагы мондый күңел ачу чараларына теләп киләләр икән. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International