Әлки районында урманнарга транспорт белән керү тыела

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Гомумән, бөтен республикада шундый янгын хәвефе күзәтелә. Бу башлыча һава торышының эссе һәм коры торуы белән бәйле. Татарстан хөкүмәте ут-күздән саклану максатында махсус боерык чыгарды. Аның нигезендә хәзер транспорт белән урманнарга керү тыела. Урман массивларында эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен җәлеп итеп тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырыла. Әлеге таләпне үтәмичә, шәхси транспорты белән урманга керүчеләргә 4-5 мең сум күләмендә административ штраф салу каралган.

Шулай ук кырларда камылга ут төртү, авыл җирлекләрендә чүп-чар һәм коры үлән яндыру да рөхсәт ителми. Торак пунктлар чүп-чардан даими чистартылып торырга, һәр җирдә янгыннарны сүндерү өчен җайлаштырылган техника һәм җитәрлек су запасы булырга тиеш. Билгеле, һәркем янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә бурычлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International